Эзләү нәтиҗәләре
- Шуның өстенә тагын тәнәфес вакытларында беседалар үткәрү, газеталар уку кебек агарту эшләрен дә ул тизрәк миңа йөкләде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Кием-салымын инде әйткән дә юк: безнең Казан кышына үч иткәндәй ул бик затлы тегелгән кыска драп пальтодан, калын кепкадан, сары штиблетлардан, тик муенына эре шакмаклы мамык шарф кына урап йөри торган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Инде коллектив тормышына килгәндә, ул бу турыда кайгыртуны тулысынча партия, профсоюз җитәкчеләренә тапшырган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- цехка кергәндә дә ул култык астына бер кочак газета кыстырып йөри, шулардан берәрсен цех начальнигына яки аның ярдәмчесенә тәнәфес вакытында кычкырып укыр өчен биреп калдыра. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин дә аның күрсәтеп биргәннәрен цехта укып чыгарга тырыша идем (болар күбрәк бишьеллыкны үтәүгә, колхоз төзүгә, корткычларны, сыйнфый дошманнарны фаш итүгә багышланган материаллар була торган иде), шуның өстенә, әгәр вакыт җитсә, чит ил материалларын да укымыйча калдырмыйм, чөнки бу тема тыңлаучыларны һәрвакытта кызыксындыра торган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- VI Смена башланып, цехтагы эшләр бетә төшкәч, мин үзем дә өйрәнчеккә әйләнеп, каракүл сортлау өчен киң, озын өстәл янына баса идем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Алар ике-өчесе бергә, суконныйдагы берәр апаның бүлмәсенә 59 кереп, шунда үзләре чиратлашып пешергән уртак казаннан ашап, эшкә йөрүдән башканы белмичә, тыйнак кына торып яталар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мишәрләргә бер әйтү җитә, барысы да түбәндәге зур контора бүлмәсенә бөтенесеннән алда диярлек төшеп, озын эскәмияләргә күгәрченнәр шикелле тезелешеп утыралар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Башта мишәрләр янына тукталып, аларның эшләрен карап тора, аны-моны сораштыра, аннары мине бер читкә әкрен генә дәшеп ала. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Минем буем-сыныммы, укыган егет булуыммы, әллә начальник кеше булым йөрүемме кызның күңелен җәлеп иттеме икән, белмим, әмма ул миңа очраганда күзләрен тутырып, озаграк итеп карый иде, янына килеп сөйләшкәндә дә күзләремә туры карарга тырышып, сөйкемле елмаеп һәм бик теләп сөйләшә торган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН